Корбан чалу мәйданчыгын камилләштерү башланды

22 июль көнне Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында Корбан бәйрәменә әзерлек буенча беренче киңәшмә узды. Киңәшмәдә Чаллы мөхтәсибәте, Комсомол районы администрациясе, Эчке эшләр идарәсе, шәһәр ветеринария хезмәте, янгын сүндерү, шәһәрне яктырту, коммуналь хезмәтләр, шәһәрне яшелләндерү, шәһәр транспорты предприятиесе вәкилләре катнашты. Аның барышында Корбан бәйрәменә карата үтәлергә тиешле вазыйфалар билгеләнде. Икенче киңәшмә Корбан бәйрәменә бер атна калгач узачак.

Чаллыдагы үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында корбан чалу йоласы бу елны 9 нчы тапкыр башкарыла. Ул ел саен җентекләп әзерләнә һәм бәйрәм көннәрендә шушы урында якынча 2000-3000 сарык чалына.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *