“Хәзинә” шәкертләре дәү әниләрен сөендерде

10 октябрь көнне “Хәзинә” мөселман балалары клубында өлкәннәр өчен мәҗлес үткәрелде. Ул 11:00 сәгатьтә башланып, өйлә намазына хәтле дәвам итте. Чара кунаклары булып “Хәзинә” шәкертләренең дәү әниләре чакырылган иде. Аларны тәбрикләү өчен шәһәребез имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт килде. Үзенең чыгышында ул өлкән буынга балалар үстерүгә һәм тәрбияләүгә куйган көчләре өчен зур рәхмәтләрен белдерде. Мәҗлес балаларның шигырь сөйләүләре белән башланды һәм әбиләр катнашында җитезлеккә, белемгә бәйле кызыклы уеннар белән дәвам итте. Шулай ук чара дәвамында “Хәзинә” шәкертләре дәү әниләренә үз куллары белән ясаган рамкалар, чәчәкләр бүләк иттеләр һәм әбиләргә багышланган җырлар җырладылар. Мәҗлес өйлә намазыннан соң чәй өстәле янында тәмамланды. Килгән кунаклар өйләренә бик канәгать булып һәм сөенеп кайтып киттеләр.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *