Лагерьлар дәвам итә

Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге лагерьлары дәвам итә. 31 июльдә аларның чираттагысы “Нур-Ихлас” мәчетендә ачылды. Биредә 8 -13 яшьлек 35 ир бала ял итә. Көндезге лагерь программасы күп төрле чараларны үз эченә ала: дин-әхлак дәресләре, стена газеталары чыгару, батут үзәгенә бару, төрле экскурсияләр. Мәчет газонында балалар өчен махсус футбол кыры да корылган.

Лагерь белән “Кол Шәриф оныклары” хәрәкәтендә күп елллар актив катнашкан, шушы хәрәкәттә дини-милли тәрбия алган егетләр җитәкчелек итә, алар тәҗрибәләрен хәзер үзләреннән кечерәкләргә тапшырып калырга телиләр.

Мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин әйтүенчә, малайлар лагеры бер атна дәвам итәчәк. Аннан соң аларга алмашка кыз балалар киләчәк.

Рәсемнәрдә: балалар көндезге ашта; дәресләр алдыннан намаз залында; балалар дәрестә ясаган стена плакатлары.

Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге лагерьлары дәвам итә Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге лагерьлары дәвам итә Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге лагерьлары дәвам итә

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *