“Тәрбия” коллективы авыз ачу мәҗлесе үткәрде

4нче апрельдә “Тәрбия” коллективы “Базар-мазар” ресторанында аз керемеле гаиләләрдән булган 26 бала һәм аларның әниләре өчен күңелле авыз ачу мәҗлесе үткәрде. Ифтарга җыелган кызлар-малайлар рәсемнәр буенча Рамазан аеның “Ашамаска, эчмәскә, усалланып йөрмәскә, ихластан яратырга, дус һәм тату булырга, күп гыйбадәт кылырга!” дигән девизын ятладылар, Изге айның кадерле өч бүләге – тәравих намазы, Кадер кичәсе, Гает – турында тулырак белделәр, Коръән сүрәләрен сөйләделәр һәм матур кул эшләре иҗат иттеләр. Азактан “Тәрбия” үзәге балаларны бүләкләр белән дә сөендерде. Чараның табын чыгымнарын ресторан хуҗасы Алмаз әфәнде үз өстенә алды.
Ярдәмгә мохтаҗ булганнарны шатландыру, балаларның калебләрен Аллаһка якынайту – зур савап, Аллаһ барысының да ихлас хезмәтләрен кабул итсен.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *