Тәрбия үзәге яңалыклары

Яр Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләүче “Тәрбия” үсеш үзәгендә һәр көнне диярлек күңелле ифтарлар гөрли. Үзәкнең төрле уку төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар остазлары, әти-әниләре белән бергәләп авыз ачалар, Рамазанның кыйммәтләрен аңлаткан эчтәлекле программаларда катнашалар.

“Тәрбия” коллективы шәһәркүләм ифтарлар оештыруда да актив. 2нче апрель көнне Үзәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 16 бала һәм аларның әниләре өчен авыз ачу кичәсе уздырылды. Кунакларга кызыклы программа тәкъдим ителде: Изге Рамазан ае турында интерактив, шәүлә театры, мастер-класс, уеннар. Иганәчеләр ярдәме белән мул өстәл әзерләнде, балаларга зур бүләкләр тапшырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *