“Утыз имәни” мәчетендә гаилә бәйрәме

22 нче февраль, җомга көнне, “Хәзинә” клубы шәкертләре “Утыз имәни” мәчете территориясендә гаилә бәйрәменә җыелдылар. Бәйрәмдә балалар саф һавада әтиләр белән бергәләп күңелле квестта катнаштылар, ярыштылар, бүләкләр оттылар. Әниләр мәчеттә сый-нигъмәт белән өстәл әзерләгәнче әтиләрнең учакта тәмле пылаулары дә пеште! Мөбарәк җомга көнендә күңелле аралашу, дога кылу икеләтә уңай хисләр бүләк итте. Гаилә бәйрәмен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен “Утыз Имәни” мәчете имамы Салихҗан Галеевичка зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *