“Сөембикә” мәчете 2018 елга нәтиҗә ясады

22 февраль көнне шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Сөембикә” мәчетенендә Җомга намазын алып барды. Намаздан соң мәчетнең 2018 ел эшчәнлеге буенча җыелыш булды. Мәҗлеснең беренче өлешендә мәчет имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов мәчеттәге уку-укыту эшчәнлеге белән танышнтырып үтте. Аның сөйләвенчә мәчеттә 5-6 төркем хатын-кыз Коръән, тәҗвид һәм әдәб дәресләрендә белем ала, ә ир-атлар өчен укулар “Хәләл үзәктә” уздырыла. Хуҗалык эшчәнлегенә килгәндә, үткән ел манара төзелгән һәм мәчетнең бер як җире асфасльт белән капланган. Шулай ук аяк киемнәре өчен өстәмә шкафлар куелагн һәм мәчет карауылчыларына аерым бүлмә булдырылган. Сүзенең ахырында Рәис хәзрәт манараны төзергә булышкан, һәм гомумән мәчет тормышында катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәтләрен белдерде.
Мәҗлеснең икенче яртысында мәчетнең рев комиссия җитәкчесе җыелган халыкны 2018 ел финанс керем-чыгымнары белән, ә аксакаллар шурасы рәисе узган елны мәхәллә халкы белән башкарылган эш һәм 2019 елга планнары белән таныштырып үттеләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *