“Утыз Имәни” мәчете еллык эшенә нәтиҗә ясады
Шәһәребезнең “Утыз Имәни” мәчетендә бүген, 19 февраль көнне, 2018 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау мәҗлесе булды. Аны мәчет имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт алып барды. Ул халыкка финанс һәм хуҗалык эшләре буенча хисап бирде. Мәхәллә әгъзалары башкарылган эшләрне бик тә канәгатьләнерлек дип бәяләделәр. Мәҗлеснең икенче яртысында Сәүбанов Инсаф хәзрәтне имам-хатыйб ярдәмчесе итеп билгеләү булып узды. Чара аш өстәле артында тәмамланды.