Шәһәребездә ураза бәйрәме ничек үтте

21 апрель көнне Чаллы шәһәре мәчетләрендә динебезнең изге бәйрәме, Ураза гаете булып үтте. Бәйрәм вәгазьләре шәһәребез мәхәлләләрендә бу елны да иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте, аннан соң 7:30 сәгатьтә гает намазы укылды. Иртәрәк килгәннәр өчен вәгазьгә кадәр Коръән укылды, хөтбә сөйләнде. Гает намазы тәмамлангач күп кенә мәчетләребездә килгән халыкны Ураза бәйрәме хөрмәтенә пылау, чәй белән сыйлау, йә дә балалар өчен бәйрәм чаралары оештырылды.

Гает намазын кылу өчен шәһәребез мәчетләренең һәрберсендә 100дән 1200гә кадәр кеше җыелды. Төп бәйрәм чарасы исә “Нур-Ихлас” мәчетендә үтте. Аны имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин алып барды. Шәһәребез башкарма комитеты вәкилләре бәйрәм намазын гадәттәгечә беренче сафта басып укыдылар.

Башка мәчетләребездән бәйрәм чаралары күренешләре.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *