300 кешелек ифтар мәҗлесе үтте

20 апрель, Рамазан аеның соңгы көнендә Чаллы шәһәренең “Аш-Су” ресторанында шәһәребез мэры Мәһдиев Наил Гамбәр улы 300 кешелек ифтар ашы үткәрде. Мәҗлестә Чаллыда дин эшләрендә катнашучы активистлар, иганәчеләр, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы иде. Чара шәһәребезнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәлимов Рамил Мәрван улының сәламлау сүзләре һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның рамазан ае фазыйләтләре турында кыскача вәгазе белән башланып китте. Соңрак Коръән аятьләре укып ахшам намазына азан әйтелгәннән соң барлык кунаклар җыелышып кичке намазны укыды. Ифтар мәҗлесе дустанә мохиттә вәгазләр белән дәвам итте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *