Чаллыда лагерьлар сезоны башланды

Чаллыда  быелгы җәйдә 7 мәчеттә балалар өчен көндезге лагерь оештырырга ният ителә. Хәзерге вакытта 5-7 яшьлек сабыйлар өчен “Бәләкәч аланы” исемле  атналык лагерь мөхтәсибәтнең “Хәзинә” клубында эшли. Ул 25 июньдә башланган иде. Биредә дини дәресләр һәм чаралар тулысынча татар телендә алып барыла. Балалар Коръән аятьләре белән таныша, аларга  әдәп-әхлак өйрәтелә. Алар  шулай ук татар халкының милли бизәкләрен үзләштерәләр, алардан бизәнү әйберләре ясыйлар,  кызыклы экскурсияләргә чыгалар. Мәсәлән,  26 июньдә балалар  пониларда йөрделәр. Ошбу лагерьда 5-7 яшьлек 19 ир һәм кыз бала ял итә.  Августта исә биредә икенче төркем – кызлар өчен ял лагеры оештырылачак.

Икенче көндезге лагерь “Ихлас” мәчетендә эшли. Аңа   өлкәнрәкләр – 8-14 яшьлек ир балалар җәлеп ителгән. Алар Коръән аятьләрен өйрәнә, әдәп, иман дәресләре ала, төрле күңелле уеннарда, спорт чараларында катнаша, тәмле-тәмле ашлар белән сыйлана.

   Рәсемнәрдә: лагерьлар тормышыннан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *