Мәүлид аена багышланган кичәләр

29 октябрьдән башлап бөтен дөнья мөселман халкы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһү галәйһи вәссәләм) туган мәүлид ае хөрмәтенә төрле чаралар, бәйгеләр һәм кичәләр үткәрә. 6 ноябрь көнне шәһәребезнең “Нур-Ихлас”, “Җәмигъ” һәм “Утыз Имәни” мәчетләрендә дә әлеге айга багышланган мәҗлесләр булып үтте. “Нур-Ихлас” мәчетендә аны якшәмбе укулары укытучылары чәй өстәле артында үткәрде. Чараны укытучы апа вәгазьләр сөйләп, укучылар белән әңгәмә рәвешендә уздырды.

“Җәмигъ” мәчетендәге балалар өчен бәйге викторина рәвешендә үткәрелде. Аның барышында Илдар хәзрәт Зияров белән Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов балаларга Пәйгамбәребез турында риваятьләр сөйләделәр һәм кызыклы сораулар бирделәр. Беренче булып җавап биргән балаларга һәм аларның ата-аналарына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук мәҗлес кунагы, шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин балаларга сәхабәләрнең Пәйгамбәребезгә карата мәхәббәте турында сөйләде. Әлеге чара чәй өстәлде артында тәмамланды.

“Утыз Имәни” мәчетендә Пәйгамбәребез тууына багышланган кичә ахшам намазыннан соң үткәрелде. Аның барышында Инсаф хәзрәт Сәүбанов мәхәллә халкына Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлын сөйләде һәм мәүлид аена карата хөрмәтле булырга чакырды. Кичә аш өстәле артында җылы әңгәмә рәвешендә дәвам итте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *