Чаллы шәһәре имамнарының чираттан тыш җыелышы

30 октябрь көнне Чаллы шәһәре мәчетләре имамнарының чираттан тыш җыелышы булды. Ул икенде намазыннан соң шәһәребез мөхтәсибәтендә үткәрелде. Фикерләшү темасы итеп Пәйгамбәребез Мөхәмәднең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) туган Мәүлид аенда үткәреләчәк чаралар алынды. Мәҗлес барышында имамнар мәчетләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһи вәссәләм) белән бәйле вәгазь кичәләре һәм викториналар ясарга кирәк дигән уртак фикергә килделәр. Шулай ук Мәүлид ае хөрмәтенә үткәрелгән “Минем Пәйгамбәрем” дип аталган видео-роликлар һәм “Пәйгамбәребез Мөхәммәд шәҗәрәсе” конкурсларын уздыру вакытын да озайттылар. Конкурста катнашырга теләүчеләр ике бәйгегә дә 22 ноябрьгә хәтле үзләренең эшләрен muhtasibchelny@yandex.ru почтасына юллый алалар. Нәтиҗәләр 23-24 ноябрь көннәрендә ясалачак, ә җиңучеләрне бүләкләү 25 ноябрь көнне булачак.

Конкурсларның тулы шартлары:

“Минем Пәйгамбәрем” дип аталган темага видео-роликлар буенча конкурс:

  • Уздыру вакыты: 12 октябрьдән 22 ноябрьгә чаклы.
  • Катнашучыларга таләпләр: Мөселман булу. Яшь арасы чикләнмәгән.
  • Видео-материалга таләпләр: Татар телендә булу һәм эчтәлегенең темага туры килүе. Вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.
  • Җиңүчеләрне сайлау: 23-24 ноябрь. Сайлау вакытында беренче урында видео-роликның эчтәлеге торачак. Осталык һәм видео сыйфаты – икенче урында.
  • Бүләкләү: 25 ноябрь.
  • Призлар: 1 урын – 5000 сум, 2 урын – 3000 сум, 3 урын – 2000 сум.

Бәйгедә катнашу өчен әзер видео-материалларны muhtasibchelny@yandex.ru почтасына җибәрү сорала. Шулай ук конкурста видеоязманы Instagram социаль челтәренә салып, @islamchally аккаунтын видео астына беркетеп тә катнашып була.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд шәҗәрәсе”:

  • Кем иң төгәл, иң аңлаешлы, иң матур, рәвештә ясый – шул җиңүче була.
  • Эшләрне А4 яисә А3 форматындагы кәгазь битендә ясарга кирәк.
  • Ф.И.О. һәм яшегезне дә языгыз.
  • 22 ноябрьгә чаклы Яр Чаллы 48/09, Чулман проспекты 108/5, “Нур-Ихлас” мәчетенә китереп җиткерү, яисә muhtasibchelny@yandex.ru почтасыа юллау сорала.

Катнашучыларга һәм җиңучеләргә бүләкләр тапшырылачак.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *