“Әниле-бәбиле ” алан

МК”ХӘЗИНӘ” дә әшләп килүче “Асыл зат”төркеме әни кешенең балага тиешлечә, дөрес, дини тәрбия бирелүенә һәм әни белән баланың мөнәсәбәтләре якынрак, ныграк булуы өстендә эшли, чөнки әни кеше беренче чиратта гаиләсе эчендә җылы учак ясаучы, тәртип салучы “Асыл зат” булып тора. МК “ХӘЗИНӘ”дә “АСЫЛ ЗАТ” төркеме ел дәвамында әниләр белән балалар бердәмлегендә төрле файдалы, кызык бәйгеләр оештыра. Ә менә 2018 елда узган “Әниле-бәбиле ” аланыбыз быел беренче тапкыр уздырылды. Алан программасында әниләр өчен фитнесс, матурлану мастер-класслары, бергәләшеп Коръән уку, ә балалар өчен курчак спектакле, җомга коймагы, төрле-төрле конкурслар, саф һавада йөрүләр кебек гамәлләр башкарылды. Аланның ахыргы көнендә әниләребездән яшерен язылган хатлар яздырдык, анда һәр ана үзенең киңәшләрен һәм зур рәхмәтләрен белдерде. Гомумән алсак, әниләребез һәм бәбиләребез һичшиксез кәнагать калганнар. Әниләрнең киңәшләренә икенче елның аланында безгә, оештыручыларга, тагын да җитдиерәк карарга кирәк, Ин шаа Аллаһ.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *