“Без Мөхәммәд өммәте” исемле чара үткәрелде

29 нчы октябрь, шимбә, көнне Чаллы Яр мәчете мәүлид аена багышланган “Без Мөхәммәд өммәте” исемле чара оештырды. Чарада 6-12 яшьлек 60 бала катнашты. Рамазан хәзрәт балаларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллиаЛлаһу галәйһи үә сәлләм) тормышыннан гыйбрәтле хикәя сөйләде һәм мөнәҗәтләр башкарды, балалар кушылып салават әйттеләр. “Тәрбия” үзәге остазлары балаларга Пәйгамбәребезнең (саллиаЛлаһу галәйһи үә сәлләм) 40 яшенә хәтле булган тормышын шәүлә театрында күрсәтеп сөйләделәр. Иҗади өлештә балалар һиҗрәт вакыйгасын сәхнәләштерделәр. Интерактив уеннардан соң тәмләп пылау һәм самса белән тукландылар. Чара күңелле квест, викторина һәм татлы бүләкләр белән тәмамланды.
Әти-әниләр, балалар чарадан бик канәгать калдылар күпләп рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Чараны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәте булсын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *