Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Сезне, гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны ҮДО – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм үз исемемнән мөбарәк Корбан бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсә иде, гыйбадәтләребезгә савапны арттырып биреп, ике дөньяда да Үзенең иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкләсә иде! Әлеге мөбарәк бәйрәм илләребезгә, йортларыбызга шатлык, иминлек, муллык, бәрәкәт һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Аллаһы Тәгалә безнең корбаннарыбызны кабул итсен.

Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме кебек үк, социаль әһәмияткә ия. Бу бәйрәмдә без мохтаҗ кардәшләребезгә корбан итләре өләшәбез, сәдакаларыбызны бирәбез, аларны шатландырабыз, шул рәвешчә җәмгыятебезне тотрыкландыруга өлеш кертәбез. Корбан чалу гамәле кешеләр арасында бердәмлек һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итә. Әлеге бәйрәм көннәрендә кеше Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга омтылырга тиеш.

Корбан чалу бәйрәмнең өч көнендә дә башкарыла. Өченче көннең ахшам намазыннан соң аны чалу ярамый. Корбанга чалынучы сарык, кәҗә 1 яшьтән, сыер исә ике яшьтән ким булмаска тиеш. Корбанлык өчен физик яктан сәламәт һәм көр булган мал гына сайлап алына. Сыер малын 7 кеше исеменнән чалырга мөмкин. Бер кеше исеменнән генә чалынса да дөрес. Корбан ите гадәттә өчкә бүленә. Аларның бер өлеше фәкыйрь-мескеннәргә, ятимнәргә, балалар йортларына, мәдрәсәләргә, икенче өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенә. Ә өченче өлешен хуҗа үз гаиләсе өчен калдыра. Үзе хәлле булып тулаем мохтаҗларга бирсә, әҗере күбрәк була. Мохтаҗ гаилә корбан чалып, аны тулысынча үзе өчен тотса да дөрес була.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыяты быел Корбан нисабы күләмен 16000 сум дип билгеләде. Гаиләдә ирекле 16000 сум акча булганда, гаилә башлыгына корбан чалу тиеш була.

Корбан гаетен бәйрәм итү шәһәребез мәчетләрендә 31 июль иртәнге 3:45 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башлана. Вәгазьдән соң гает намазы укыла, намаздан соң, 4:30 сәгатьтән башлап, корбан чалына.

Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, Чаллы шәһәре мәчетләрендә гает намазы мөмкин булганча ачык һавада оештырылачак. Намазга килүчеләрдән Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә килү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Шулай ук, коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан, бу елны Чаллы шәһәрендәге Сидоровка бистәсендә ит комбинаты янында, үзәкләштерелгән рәвештә, корбан чалу оештырылмый! Мәчетләр янында корбан чалулар рөхсәт ителми.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә корбаннар чалырга мөмкинлекләр бирсен иде, чалган корбаннарыбызны кабул итсә иде. Чөнки әйтелә: бәндә ихласлык белән корбан чалса, аның беренче тамчы каны җиргә төшкәнче, бәндәнең гөнаһлары кичерелә, юк ителә, диелә. Аллаһы Тәгалә илләребезгә, малларыбызга, йортларыбызга бәрәкәт бирсә иде, Үзенә генә гамәл-гыйбадәт кылучылардан булырга насыйп әйләсә иде. Бүген исламга, чын мәгънәсендә аның юлына әле керә алмаган, гамәл-гыйбадәт кылырга керешмәгән кешеләрне дә корбаннар чалу, уразалар тоту гамәлләренә керештерсә иде. Барыбызга да Аллаһының рәхмәтендә булырга язсын. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин,

ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

Президиумы әгъзасы, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *