Мөслимәләр  өчен “Әниләр мәктәбе” 

“Хәят”мөслимәләр җәмгыяте мөслимәләр өчен “Әниләр мәктәбе” эшчәнлеген башлап җибәрде.
Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллетивы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле.
Гаилә исламдагы һәм татар халык тәҗрибәсендәге рухи- әхлакый кыйммәтләргә нигезләнеп яшәсә генә тотрыклы була һәм үз вазифаларын (беренче чиратта балалар тәрбиясе) үти ала.
Халыкны милләт буларак саклап калуда, аның рухи – әхлакый халәтен формалаштыруда гаиләнең әһәмияте бик зур. Милли хис-тойгы һәм милли аңның да формалашу урыны – гаилә. Әлеге милли тойгы – аң гаиләдәге нәкъ менә тәрбия чаралары булырга тиешле дини – милли әдәбият, туган тел, гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре ярдәмендә тамырлана, үсә, шулар нигезендә ныгытыла.
Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, харәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Әдәп-әхлаклы, иманлы, акыллы – түәфыйклы балалар үстергән кеше үзе дә тыныч картлык кичерә, андый гаилә милләт, халык бердәмлегенә, аның алгарышына да үзенең лаеклы өлешен кертә.
Мөслимәләр өчен “Әниләр мәктәбе” һәр чәршәмбе көнне 13.00-14.30 кадәр узачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *