“Ак мәчет”нең якшәмбе курсларында яңа төркемнәр тупланды
2 нче февральдән “Ак мәчет”нең якшәмбе курсларында яңа төркемнәр тупланды. Тәүге тапкыр укырга дип килгән шәһәрдәшләребезне имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев сәламләде һәм үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.