“Милли киемнәр” мәҗлесе

8 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы мөслимәләр җәмгыяте  “Ак мәчет”тә “Милли киемнәр” мәҗлесе үткәрделәр. Мәҗлеснең бурычы итеп халкыбызнын милли киемнәрен көндәлек тормышыбызга кертү куелды. Чара бик жанлы узды. Аны уздырган мөслимәләр барысы да болгар әбиләрдән мирас булып калган бала итәкле күлмәкләр, чиккән калфаклар, дүрт почмаклап бәйләнгән яулыклардан килделәр, үзләре кигән киемнәр турында тәфсилләп аңлаттылар. Тарихи мәгълүматлар һәм медицина күзлегеннән чыгып ни өчен болгар хатын-кызларының бала итәкле күлмәкләр киеп, дүрт почмаклап яулык бәйләп йөрүләре, ул киемнәрнең ислам дине таләпләренә тәңгәл китерелүе турында сөйләделәр. Милли киемнәр турында сайтлардан алынган онлайн материаллар мәҗлесне тагын да җанландырып җибәрделәр. Ул киемнәр һәм аларны кисү өлгеләре, читек-чүәкләр, чәчләрне яшерү алымнары, төрле баш киемнәре турында бирелгән хәбәрләрдән барысы да тулы мәгълүмат алдылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *