2019 ел нәтиҗәләре
Әлеге видеороликка мөхтәсибәт эшчәнлегенең олы проектлары керде. Моннан тыш 2019 ел дәвамында Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан мәчетләрдә Ислам дине нигезләре һәм Татар теле курслары, “Тәүбә” мәчетендә төрле дөньяви темаларга дәресләр, “Экстремизмга юк” айлыгы кысаларында полиция хезмәткәрләре, чит ил шәкертләре белән очрашулар, Рамазан аенда мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре, футбол турнирлары, хаҗ дәресләре булдырылды. Шулай ук Корбан бәйрәмендә корбан чалу урыны әзерләнде, “Нур-Ихлас” мәчете өчен аерым уку класслары һәм “Җәмигъ” мәчете төзелеше дәвам итте.