“Ихлас” мәчетендә кыз балалар өчен викторина узды

22 декабрь көнне “Ихлас” мәчетендә якшәмбе укуларында белем алучы кыз балалар өчен кызыклы викторина булып үтте. Аның дәвамында шәкертләр үзләренең алган белемнәрен күрсәттеләр һәм ныгыттылар, шулай ук уеннар барышында фикерләү һәм зирәклек сәләтләрен дә куштылар, татар теле нигезләрен, фикх, гакыйдә, сәхәбәләр тарихын, хәдисләрне һәм Аллаһ исемнәрен, әдәб һәм әхлак кагыйдаләрен искә төшерделәр. Тәнәфес вакытында спорт белән шөгелләнделәр. Чара тәмле чәй өстәле артында тәмамланды. Катнашучыларга “Ихсан” фонды тарафыннан булдырылган бүләкләр тапшырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *