Балалар өчен “Кырмысканың намазлыгы” исемле интерактив чара үтте

21 декабрь көнне “Ихлас” мәчетендә 5-7 яшьлек балалар өчен “Кырмысканың намазлыгы” исемле интерактив чара үтте. Сценарий буенча балалар кырмыскага әйләнеп, төрле маҗараларга эләгеп, Аллаһка тәвәккәл кылуның әһәмиятен, “Фатиха”сүрәсенең дәвалау көчен, җәмгыять тормышында мәчет төзүнең, мәчеттә бергәләп намаз кылуның әһәмиятен өйрәнделәр. Коръәндә “Үрмәкүч” һәм “Кырмыска” сүрәләре барлыгын, аларның гарәпчә атамаларын белделәр. Чара азагында һәр балага намазлык һәм “Светлячок и его друзья” журналы бүләк ителде. Чарада 26 бала һәм аларның әниләре катнашты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *