Корбан бәйрәменә нәтиҗә ясалды

16 август көнне җомга намазыннан соң “Ихлас” мәчетендә җыелыш узды. Ул Корбан бәйрәме көннәрендә Сидоровка бистәсендә урнашкан корбан чалу мәйданчыгында башкарылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясау мәҗлесе иде. Әңгәмә барышында мәчет имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт ???? фамилиясе? корбан чалучылар һәм волонтерлар өчен алып барылган укыту, аның нәтиҗәләре һәм мәйданчыкта килеп чыккан авырлыклар турында үз фикерләре белән уртаклашты. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Ихсан” фонды тарафыннан башкарылган эшкә яхшы дип бәя бирде. Киләсе елларны да шәһәребездә корбан чалу йоласын шулай нәтиҗәле рәвештә үткәрүләрен теләде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *