Мәчетләрдә Җомга намазы ничек үтте

Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте белән, үзизоляция режимы аркасында ике айга якын гыйбадәт кылу өчен ябылып торган мәчетләребез узган җомганы, ниһаять, янә ачылды. Шушы сөенечле хәбәрне ишеткән җәмәгать белән намаз укырга теләүче мөселман кардәшләребез Аллаһ йортларына йөри башлады. Намазга килүчеләрнең барысы да инфекция таралуга каршы булдырылган кагыйдәләрне үти: һәрберсе маска белән перчатка кигән, ике кул озынлыгы ара калдырып, үз намазлыкларын кулланып укый. Аллаһның рәхмәте белән әлеге кагыйдәләр дә озакка сузылмас һәм мәчетләребез үзләренең гадәти режимында эшли башлар дип ышанып калабыз.

Фотоларда шәһәребез мәчетләрендә Җомга намазы күренешләре.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *