Мөселман яшьләре җыелышты

15 нче июль көнне Яр Чаллы шәһәре мөселманнары велосипедта Первомайский дамбага табигатькә ял итәргә чыкты. Юл шактый озын һәм көн кызу булуга карамастан барлыгы 12 кеше җыелды. Очрашу урыны итеп Нур-Ихлас мәчете сайланган иде. Маршрут урман эченнән узды. Барып-кайту арасы 30-35 чакрым чамасы булып чыкты. Тукталыш урыны вазыйфасын дамбада урнашкан култык башкарды. Сәяхәт барлыгы 3-4 сәгать дәвам итте. Чарада Чаллы шәһәренең Нур-Ихлас, ГЭС мәхәлләсе, Утыз Имәни, Әбүзәр һәм башка мәчетләренә йөрүчеләр катнашты. Тукталыш вакытында теләгәннәр су керә һәм тамак ялгый алды. Шундый ук җәмәгать белән өйлә намазы да укылды.

Бу чарада, юлның озын булуы аркасында, 16 яшьтән өлкән булганнар гына катнашты. Һәрбер велосипедчы үзен тәртипле тотты, артыннан чүп-чар калдырмады. Сәяхәт азагында катнашучылар, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, табигать матурлыгына сокланып кайтып киттеләр.

Ин шаа Аллах, мондый чаралар тагын булачак. Киләсе сәяхәтләр турында безнең ВКонтакте, Инстаграм сайтларындагы группаларыбызда, һәм islamtatar.ru сайтында игълан ителәчәк. Катнашмый калмагыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *