Без тарихта эзлебез…

Мөфти Чаллыда Ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы чарасында һәм шәһәркүләм ифтар мәҗлесендә катнашты
Рамазан-шәриф аенда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан мөхтәсибәтләренә эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 14нче көнендә (15нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллы шәһәре мөселман активы белән очрашты.
Сәфәрен Татарстан мөселманнары башлыгы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган “Без тарихта эзлебез…” дип аталган чараны караудан башлады. Ул Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театрының яңа бинасында үтте. Театральләштерелгән күренеш Чаллы мөхтәсибәте, шәһәр хакимияте һәм театрның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Сценарийны театрның әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева язды, спектакльнен режиссеры – театрнын сэнгать житэкчесе Олег Кинжэгулов, спектакльдә театр артистлары катнашты. Сәхнәдә 921-922 еллардагы вакыйгалар, Алмыш ханның хәлифәткә илче җибәрүе һәм аларны каршы алулары, ислам дине кабул ителү сурәтләнде. 1100 еллыкка багышланган тантанага җыелучыларны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин сәламләде. Чаллы шәһәренең «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов вәгазь сөйләде, “Зиннәт” балалар ансамбле мөнәҗәтләр белән чыгыш ясады.
Шуннан соң кунаклар Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган шәһәркүләм ифтар мәҗлесендә катнашты. Бер өстәл артына төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Чаллыда дин эшләрендә катнашучы активистлар, иганәчеләр, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре – барлыгы йөздән артык кеше җыелды.
Мөфти Рамазан аеның фазыйләтләре, бу айда изге гамәлләр кылуның әһәмияте, Коръән уку өчен бирелә торган саваплар турында сөйләде.
Ифтарга килгән мөхтәсибләр шулай ук вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, шәрәфле кунаклар буларак мәҗлескә Мөслим, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Зәй, Тукай, Сарман районы мөхтәсибләре чакырылган иде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *