Нәзарәт биналарны бизәү буенча “Нурлы Рамазан” республика бәйгесе хакында искә төшерә

Татарстан мөфтияте 16 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе турында искө төшерә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмалар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге Рамазан аеның 1нче көненнән (23 марттан) алып үткәрелә һәм бизәлешнең Ураза бәйрәменә (21 апрельгә) кадәр саклануын күздә тота.  Катнашу шартлары гади: 2023нче елның 25нче мартына кадәр WhatsApp яки Telegram аша +79605438039 номерына оешманың җитәкчесен, атамасын, телефонын, төгәл адресын күрсәтеп, бизәлеш фотоларын җибәрергә кирәк (тулырак – Кушымтаның 2 нче пунктында). Финалга чыгучылар 16нчы апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:

– ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;

– гадәти булмау һәм яңалык өстәү;

– эстетик күркәмлек;

– бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;

– ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән Нәзарәт сайтында танышып барыгыз!

Оештыру мәсьәләләре буенча (843)237-86-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (9:00-дән 17:00-гә кадәр) мөмкин.

Бәйгедә катнашу шартлары – Нигезләмәдә.

Нигезләмә

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *