Хатын-кызлар өчен чаралар үтте

4 март көнне “Рамазан” мәчетендә “Әбиемнең серле сандыгы” исемле дини-мәдәни чара булып үтте. Чараны оештыручылар мәчетебезнең гарәп телен өйрәнүче мөслимәләр булды. Алар үзләренең гарәп телен үзләштерүләренең сыйфатын күрсәттеләр. Шулай ук бу чарада әбиләребез чорына караган татар халкының көндәлек-көнкүрешкә караган өй җихазлары күрсәтелде. Читек тегү бизәкләре ясау һәм бисер белән чигү буенча мастер класслар оештырылды. Кунакка Чаллы һәм Түбән Кама мөслимәләр оешмаларының җитәкчеләре дә килгән иде. Соңыннан бу чарада катнашучылар һәм кунаклар тәмле пылау-чәй белән сыйландылар.

Шулай ук 4 март көнне Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте күләмендә “Туфан” мәчетендә хатын-кызлар арасында Ислам дине нигезләре буенча викторина булып үтте. Чарада Ак мәчет, Кәүсәр, Рамазан, ГЭС, Кече Шильнә, Җәмиг, Чаллы Яр, Сөембикә, Әбүзәр, Ихлас, Чишмә, Тәүбә, Туфан мәчетләреннән җәмгысы 64 кеше катнашты. Беренче урынны – 15 кеше, икенче урынны – 4 кеше, 3 урынны – 4 кеше яулады. Командалар арасында беренче урынны – Җәмиг мәчете яулады, икенче һәм өченче урыннарын Туфан белән Ак мәчет командалары бүлеште. Катнашучыларның барысына да бүләкләр бирелде. Ә беренче урын алучылар арасында супер призга Сөембикә мәчетеннән Шангараева Зөлфия ханым лаек булды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *