KazanSummit-2019 кысаларында Татарстан Диния нәзарәте мәйданчыкларына рәхим итегез!

24-26 апрель көннәрендә Казанда XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисад саммиты узачак. Быел ул «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелә. Саммитның төп темасы –  «Россия-Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга». Әлеге теманы киңрәк ачу, аның буенча кызыксынган якларның һәм экспертларның төрле яклап фикер алышуын тәэмин итү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Саммит кысаларында берьюлы берничә мәйданчык оештыра.

Аерым алганда, 24 апрель көнне  хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен ачу тантанасы була. Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы көтелә. Елдан-ел күбрәк танылып барган RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсе быел Россиядә һәм аның хәләл үсеше тарихында иң зурлардан булачак. 2018 елда күргәзмәнең экспозициясе 1,4 мең кв. м. мәйданны биләгән булса, быел ул 3,5 мәртәбәгә киңәеп 5 мең кв.м. тәшкил итәчәк. RUSSIA HALAL EXPO 2019 халыкара күргәзмәсе азык-төлек һәм туклану, медицина һәм фармацевтика, косметика һәм химик сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, мәгълүмати технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланыштагы товарлар секторлары компанияләрен үз эченә берләштереп, икътисадның барлык өлкәләрен диярлек колачлаячак. Барлыгы 85кә якын экспонент. Күргәзмә Татарстанның башка төбәк һәм дәүләтләр белән сәүдә, икътисади, иҗтимагый-мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россиянең хәләл өлкәсе үсешен һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итү һәм илебездәге хәләл җитештерүчеләренең товарларын һәм хезмәтләрен бәяләү максатында уздырыла. Моннан тыш, күргәзмәдә үз продукциясе белән  якын һәм ерак чит илләрдә эшләп килүче җитештерүчеләр дә катнашыр дип көтелә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Индонезия, Малайзия, Үзбәкстан, Кыргызстан. Күргәзмә барлык теләүчеләр өчен сәгать 10.00нан эшләячәк. Күргәзмәне күрергә теләүчеләргә уңайлы булсын өчен трансфер оештырылачак – «Җиңү Проспекты» метро станциясе» тукталышыннан бушлай автобус һәм Казанның Тимер юл вокзалыннан «Казан» Халыкара аэропортына кадәр электричка йөриячәк. Шәхси транспорт өчен «Kazan Expo» тирәсендә парковка каралган.

Шул ук көнне хәләл сәнәгатен үстерү темасын РИИның Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге һәм «Хәләл продукция һәм хезмәтләр»не стандартлаштыру буенча техник комитет тарафыннан уздырыла торган «Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы әгъза булып торучы илләр белән хезмәттәшлек итү кысаларында илкүләм хәләл стандартлары» дип исемләнгән сессия дәвам иттерәчәк. Әлеге мәйданчыкта илкүләм хәләл стандартларын унификациләү буенча тәкъдимнәр каралачак, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Фарсы култыгы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре мисалында аларның халыкара стандартлар таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүе турында фикер алышу узачак. Шунысын билгеләп узыйк: Техник комитет Россиядә беренче тапкыр 2017 елда Россия ислам институты базасында оешты. Комитетның төп максаты булып «Хәләл» продукция җитештерү һәм хәләл хезмәтләр күрсәтүнең гомумфедераль стандартлаштырылган ысулларын эшләү һәм гамәлгә кертү тора. Бу Россия җитештерүчеләренә карата таләпләрне бердәм тәртипкә салырга ярдәм итәчәк, эчке базарны колачлау һәм продукцияне чит илгә экспортлау өчен мөмкинлекләр бирәчәк. 2017-2020 елларда Комитет тарафыннан хәләл продукция һәм хезмәтләрнең 15 илкүләм стандартын эшләп чыгару планлаштырыла. Сессиянең модераторы булып әлеге техник комитетның рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак. Форумның дәрәҗәле кунаклары сыйфатында Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют, РФ Метрология һәм техник җайга салу федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Абрамов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Хәләл аккредитация берлеге (HAK, Төркия) рәисе Зафер Сойлу, Дубай ислам икътисадын үстерү үзәгенең стратегик планлаштыру департаменты башлыгы Сәид Мөбарәк Харбаш Әл Марри һ.б.ның катнашуы көтелә.

24 апрель көнне «Шәригать контроле һәм аудиты системасы һәм Россия Федерациясендә актуаль ислам финанс продуктлары» дип исемләнгән конференция уздырыла. Аны да РИИның Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге оештыра.  Чарада катнашучылар шәригать контроле һәм аудиты системасын торгызуның чит илләр тәҗрибәсен, Россия Федерациясендә ислам финанс-икътисади проектларының шәригать контроле һәм аудиты тәҗрибәсен караячак. Моннан тыш, конференция кысаларында ислам икътисады һәм финанслары өлкәсендәге шәригать экспертизасын уза торган яңа проектларны тәкъдим итү, шулай ук киң җәмәгатьчелек өчен AAOIFI стандартларын уку күздә тотыла. Чарада Ислам финанс учреждениеләре исәп-хисабы һәм аудиты оешмасы (AAOIFI) башлыгы Омар Ансари, Дубай ислам икътисадын үстерү үзәгенең проектлар менеджеры  (DIEDC) Сохаил Зубайри, Ислам икътисады өлкәсендәге халыкара мәгариф үзәге деканы урынбасары, башкарма мәгариф һәм электрон белем бирү мәсьәләләре буенча директоры Зияад Махомед, Салихин Шәригать консалтингы компаниясе башлыгы Ахсен Лахсасна һ.б.лар

25 апрель ТР мөселманнары Диния нәзарәте саммитта катнашучыларны һәм кунакларны «Дөнья сәүдәсен үстерү векторы буларак Хәләлне аккредитацияләүгә таләпләрне унификацияләү» дип исемләнгән сессиягә чакыра. Чараны хәләл стандартлары Комитеты оештыра. Мәйданчыкта халыкара аренада сертификацияләү процедурасын уздырун һәм үзара тану мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырыла. Очрашу барышында сертификацияләү, аккредитацияләү органнары, шулай ук Россия Федерациясендәге шундый ук институтлар  һәм ведомстволар арасында хезмәттәшлек юллары каралачак һәм тәкъдим ителәчәк. Сессия эшендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Хәләл аккредитацияләү берлеге (HAK, Төркия) рәисе Зафер Сойлу, Ислам илләренең стандартлаштыруһәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют, нәзарәтнең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья Хәләл саммиты берлеге президенты (WHSC) Юнус Эте, Гарәп Әмирлекләре халыкара аккредитацион үзәге лабораторияләренең аккредитацияләү бүлеге җитәкчесе (EIAC) Касыйм Әл Шәмси һ.б.лар катнашуы күздә тотыла.

Саммит кысаларында шулай ук Татарстан мөфтиенең берничә очрашу уздыруы күздә тотыла. Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәккә Әл Мөккәрәмә Хәләл глобаль стратегик мөнәсәбәтләр» (Согуд Гарәбстаны корольлеге) директоры Асад Саджад һәм  Гарәп Әмирлекләре халыкара аккредитацион үзәге лабораторияләренең аккредитацияләү бүлеге җитәкчесе (EIAC) Касыйм Әл Шәмси һ.б.лар белән очрашыр дип көтелә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *