Яр Чаллы шәһәре мөслимәләр җәмгыяте утырышы

13 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 27 нче бистәсендә урнашкан Хәләл үзәктә шәһәр мөслимәләр җәмгыяте утырышы узды. Очрашуда мөслимәләрне борчыган мәсьәләләр күтәрелде. Аларны чишү юллары тәкъдим ителде. Рима ханым мөслимәләр белән эш юнәлешләрен билгеләде. Яшь мөслимә Резеда Хамидуллина бик матур һәм эшлекле идеяләре белән уртаклашты. “Мәрхәмәтле ярдәм” бүлеге җитәкчесе Эльвира ханым белән бергә эш алып бару нәтиҗәле булыр дип көтелә. Шәһәр китапханәчесе Сөмбелә ханым Фәхретдинова яшьләрне китапханәгә чакыру мөмкинлеген ассызыклады. Яшьләр белән эшне китапханәдә дә алып бару килешенде. Безне җылы кабул иткәннәре, эш өчен барлык шартлар тудырганнары өчен Хәләл үзәк җитәкчесе Илдар хәзрәткә, Эльмира ханымга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *