Корбан бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә

Шәһәребез мәчетләре тарафыннан узган Корбан бәйрәменә багыәланган чаралар уздыру дәвам итә. 22 август көнне ЗЯБ бистәсендә урнашкан “Әбүзәр” мәчете мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләр өчен Корбан ашы үткәрде. Чара ял итү базасында узды. Якынча 60 кеше җыелган иде. Шулай ук 23 август көнне Чаллы мөхтәсибәте астында эшләп килүче “Ихсан” хәйрия фонды тарафыннан шәһәребезнең Җиңү паркында балаларга шарлар һәм шикәр ватасы таратылды. Моңа чаклы бәйрәм мәҗлесе “Чишмә” мәчетендә үткәрелгән иде инде, алдагы көннәрдә “Туфан” һәм “Рамазан” мәчетләрендә үткәрелер дип көтелә.

22 август көнне ЗЯБ бистәсендә урнашкан "Әбүзәр" мәчете Корбан ашы үткәрде 22 август көнне ЗЯБ бистәсендә урнашкан "Әбүзәр" мәчете Корбан ашы үткәрде 22 август көнне ЗЯБ бистәсендә урнашкан "Әбүзәр" мәчете Корбан ашы үткәрде

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *