“В школу без забот” акциясе нәтиҗәләре

Шәһәребез мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Ихсан” хәйрия фонды җәйнең соңгы аенда “В школу без забот” дип исемләнгән акция уздырды. Кагыйдәләр буенча һәр теләгән кеше ятим балаларга, күп балалы һәм әз керемле гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә ике төрле ысул белән акчалата булыша алды. 26 август көнне исә акциягә нәтиҗәләр ясалды һәм балаларга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Чара “Нур-Ихлас” мәчетендә өйлә намазыннан соң үткәрелде. Бүләкләрне якынча 18 бала үзләре килеп алды. Тулы исемлек исә 50 баладан тора. Чарага килә алмаганнар үзләренең бүләкләрен “Ихсан” фондыннан барып ала алачак.

Чара барышында “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин кыскача вәгазь сөйләде, “Хәзинә” мөселман балалар клубы җитәкчесе Ләйсән Ахметшина балалар өчен уеннар үткәрде.  Шулай ук әниләр һәм кызлар өчен мехенди (кулга хна белән рәсем ясау) буенча мастер-класс булып узды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *