Чаллыда “Печән базары” фестивале булып узды

Чаллы шәһәрендә 24 нче август көнне беренче тапкыр “Печән базары” дип аталган фестиваль булып узды. Ул Тукай яр буенда уздырылырга билгеләнгән иде, ләкин көн яңгырлы булганга күрә чараны үткәрү урыны “Энергетик” мәдәният сараена күчте. Җомга намазыннан соң башланып киткән фестиваль кичке сэгать җидегэ чаклы дәвам итте. Биредә бизәнү әйберләре, кием-салым, татар китаплары, күн әйберләре, кулдан ясалган шамаилләр сатып алу мөмкинлеге бар иде. Шулай ук фестиваль барышында төрле мастер класслар һәм лекцияләр булып узды.

“Печән базары” нда Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Хәзинә” балалар клубы да читтә калмады. Алар тарафыннан фестивальгә килгән балалар өчен татар милли уеннары, мастер класслар һәм фотозона оештырылган иде.Кечкенәләр өчен оештырылган мәйданчыкта балалар бик теләп катнаштылар һәм әлеге чара кысасында милли тәрбия алып киттеләр.

"Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары" "Печән базары"

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *