“ХӘЗИНӘ”дә бу елның соңгы җәйге аланы узды

“Хәзинә” мөселман балалар клубында 7-10 яшьлек кызлар өчен бу җәйдә соңгы “Зуль-хиджа” исемле алан узды. Ул 13-нче августтан 24-нче августка кадәр, 2 атна, 9:00 дан алып 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Аланда 3 тапкыр хәләл ашау (“икенче иртәнге аш”, “төшке аш” һәм “полдник” ) каралган иде. Программада дини тәрбия шөгыльләре: тәхфиз, тасхих, гакыйдә, әдәп, гарәп әлифбасы, зуль-хиджа аеның фазыйләтләре, хаҗ һәм Корбан бәйрәме тарихы дәресләре үткәрелде. Шулай ук сәламәтләндерү чарасы буларак балалар һәр көнне күңелле зарядка ясадылар. Тәрбиячеләр кызларның чәчләренә матур чәчәкле такыя (Ободок) ясау, ленталар белән бизәкле резинка ясау, гарәп каллиграфиясе һәм Корбан бәйрәменә квилинг техникасын кулланып открытка ясау буенча мастер-класслар уздырдылар. Тагын алан барышында балалар “Кидспейс ка”, “Тулпар”га һәм “Утыз имәни” мәчетенә экскурсияләргә бардылар.

Аланның соңгы көнендә балалар ГЭС бситәсендә урнашкан “Тәүбә” мәчетендә “Garage sale” исемле ярминкә уткәрделәр. Ул сәгать 11 дән алып 13 сәгатькә чаклы дәвам итте. Бу күңелле чара барышында теләгән һәр бала үзен сатучы һәм сатып алучы буларак сынап карый алды. Җомга намазына жыелган кунакларга һәм калган катнашучыларга кулдан ясаган уенчыклар, беләзекләр, тәм-томнар һәм китаплар тәкъдим иттеләр. Бәяләр алдан билгеләнгәнчә 5 тән 50 сумга хәтле куелган, һәр баланың кибете үзенчәлекле формада ясалган иде. “Гараж сейл” инде “Хәзинә” мөселман балалар клубы тарафыннан Чаллы шәһәрендә өченче кат уздырыла. Чара балаларны сату-алу эшчәнлегенә, ә соңыннан зәкәт чамасын чутлап чыгару һәм аны мохтаҗларга таратуны өйрәтү максаты белән булдырылды.

“Зуль-хиджа” аланы “Хәзинә” балалар клубының шәһәребезнең “Энеретик” мәдәният сараенда узган “Печән базары” исемле фестивалендә чыгышлары белән тәмамланды.

 “Гараж сейл”  “Гараж сейл”  “Гараж сейл”  “Гараж сейл”  “Гараж сейл”  “Гараж сейл”  “Гараж сейл”  “Гараж сейл”

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *