Рамазан ае бизәкләре
Изге Рамазанда Чаллы шәһәре мәчетләре яннарын, шәһәр проспектларын ошбу айга багышланган баннерлар бизәде. “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хззрәт Яхин Рамазан ае белән котлау баннерын хәтта машинасына да урнаштырды (рәсемдә). Сез рәсемдә “Кәүсәр”, “Нур-Ихлас”, Җәмигъ мәчетләре янындагы һәм “Каймак” рестораны Муса Җәлил проспектына урнаштырган баннерларны күрәсез.