“Әбүзәр” мәчетендә картларга бүләкләр өләштеләр

Шәһәребезнең ЗЯБ бистәсендә урнашкан “Әбүзәр” мәчетендә өлкәннәр көненә багышлап һәм картларга карата хөрмәт йөзеннән мәчет тарафыннан 16 бабайга күчтәнәчләр таратылды. Әйтергә кирәк “Әбүзәр” мәчетендә мондый күренеш еш булып тора. Картлар көне генә түгел, шулай ук Корбан, Ураза, мәүлид, Җиңү бәйрәмнәре, ватанны саклаучылар көне дә игътибарсыз калмый. Аллаһы Тәгалә “Гасыр” сүрәсенең 3 аятендә әйтә: “Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, тормыш үә дин мәшәкатьләренә килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга өндәшкән хак мөселманнар гына зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар,”- ди. Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Берәү намаз да укыр, ураза да тотар, зәкәт тә бирер, әмма әти-әнисен карамаса, аларны каһәрләсә, аларның догасын алмаса, аның бу кылган гамәлләре риядан булыр”, диде. Аллаһ тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсен иде, һәм барчаларыбызга да “Әбүзәр” мәчетеннән үрнәк алып картларыбызны хөрмәт итеп яшәргә насыйп итсен иде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *