Казанда VII Республикакүләм ифтар узды

25 май көнне Казанда VII Республикакүләм ифтар узды. Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, дөньякүләм спорт вакыйгалары уздырылу сәбәпле ике елллык “тәнәфестән” соң, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Ифтарны оештыручылар составы үзгәрешсез калды: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе.

Быелгы ифтарның төп үзенчәлеге – катнашучыларның рекордлы санда булуыннан гыйбарәт булды: авыз ачу өстәле һәм грандиоз «намазлык» футбол кырында 15 мең кешегә әзерләнде. Шулай итеп, ифтарда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, Иран, Төркия һәм Казахстанның Казандагы илчеләре һәм генераль консуллары, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар катнашты. Моннан тыш, әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул әлеге чарага үзенең улы Искәндәр белән килгән иде.

Ифтар, гадәттәгечә, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуы һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның дога кылуы белән башланды. Аннары республикакүләм мәҗлестә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте:

– Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә Аллаһы Тәгалә бер аять җибәрә: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Шулай ук бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: “Аллаһы Тәгалә әйткән: “Уразадан башка, барлык гамәлләрегезне үзегез өчен кыласыз. Уразаны исә Минем ризалыгым өчен тотасыз. Һәм Мин ураза өчен махсус савап бирермен”. Ягъни ураза өчен аерым, башка әҗерләр бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәлебез күпкә тапкырлана.

Рамазан һәм изге гамәлләр турында вәгазь белән шулай ук республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Татарстанның танылган дин әһелләренең вәгазьләре «Нашидүл Ислам» төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм Ильяс Минһаҗев башкаруында мөнәҗәтләр белән аралашып барды. Моннан тыш, ифтар кунаклары ураза темасына интерактив викторинада катнашу һәм ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан бүләкләр алу мөмкинлегенә ия булды. Чараның иң күркәм мизгелләрнең берсе булып халыкның берьюлы һәм бергәләшеп өч авыру бала исеменә 7715 кыска номерына смс белән сәдака җибәрү торды. Билгеле булганча, Татарстанда Рамазанның беренче көненнән үк Диния Нәзарәте тарафыннан мохтаҗларга ярдәм күрсәтү йөзеннән  “Рамазан – изге гамәлләр ае” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан ителде.

Шуннан, кояш баю вакыты җитү белән нәкъ 20.05 сәгатьтә ифтарның кульминациясе җитте – кичәдә катнашучылар Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазы укыды. Массакүләм намазны кардәшләребез ачык һавада футбол кырында башкарды. Җәмәгать белән намаз укып Татарстан мөселманнары бергәләшеп бүген Изге Рамазан аеның соңгы иң мөбарәк көннәрен дә каршылады. Аллаһ илчесе (салаллаху алейхи ва саллям) Рамазан турында болай дип әйтеп калдырган: “Уразаның беренче ун көне – Аллаһның рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере” (быел Рамазан ае 29 көнлек булып килә).

Алга таба барлык кунаклар да әзерләнгән өстәлләр янына узды. Гадәттәгечә, Республика ифтарында төп сый пылау булды. Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән торды. Ашамлыкларны әзерләү өчен 1,5 тонна сыер ите, 1,3 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 1,5 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг казылык эшләнмәләре, 15 мең чәк-чәк, 1 тонна печенье, шулай ук су һәм башка эчемлекләр сатып алынды. Ризыклар Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында әзерләнде. Моннан тыш, билет җитмәгән мөселманнар өчен оештыручылар стадионнан читтә авыз ачу өчен өстәмә 1000 данә ланчбокс әзерләп куелган иде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте: «Безнең догалар, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итүебез – Россиядә тынычлык һәм татулык булсын, илебез ныгысын, республикабыз чәчәк атсын дигән нияттән. Бүген безнең белән бергә дусларыбыз – төрле конфессияләр вәкилләре. Без барыбыз бергә – көчле Россия хакына бердәм коллектив», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Журналистлар соравына җавап биреп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республика ифтары “башкала һәм республика халкының мөселманнар бергә җыелган һәм үзләренең милли лидерлары белән бергә намаз укый ала торган урын кирәк булуын тагын бер кат раслый”, дип билгеләп үтте.

“Без Казанның Җәмигъ мәчете мөселманнарның берләшү урыны булуын телибез, шуңа күрә барлык халыкның да фикерләрен исәпкә алачакбыз. Татар халкының рухына туры килердәй проект эшләп, киләчәктә зурҗ матур мәчет салырга планлаштырабыз», – диде Камил хәзрәт.

Республика ифтарын оештыру турында сөйләгәндә, Камил хәзрәт Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең сүзләрен искә төшерде: «Җиңел булса, без бу эшкә алынмас идек тә». Мөфти чараны үткәрүдә катнашкан эшкуарларга, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләренә, «Kazan-Arena» стадионы дирекциясенә, шулай ук волонтерларга рәхмәтен белдерде.

– Без республика ифтарына нәтиҗәләр ясамадык әле, әмма хәзер үк кунакларның канәгать калуларын әйтергә була, барысы да бик яхшы узды! Һава торышы да сынатмады. Бүген 15 мең кеше – Президенттан башлап, бер мәйданда җәмәгать белән намаз укыды һәм авыз ачты. Бу республика өчен зур вакыйга, – диде Камил хәзрәт.

Чара ахырында Татарстан мөселманнары башлыгы традицион рәвештә волонтерлар десанты белән очрашты. Камил хәзрәт барлык координаторларга һәм ихтыярчыларга ихлас рәхмәтен белдерде:

“Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дигән: “Рамазан аенда ураза тотучыны ифтар кылдырган кеше ураза тотучы ирешкән савапларга ия булыр, әмма авыз ачтыру үткәрү белән ураза тотучының савабы һич кимемәс”. Бүген сез 15 мең кешене ашаттыгыз. Рамазан аенда һәр изге эшнең 700 һәм аннан да күбрәккә тапкырлануын беләбез. Ә бүген Кадер кичәсе булса, 30 меңгә тапкырланачак! Күз алдыгызга китерегез, гадәти вакытта мондый бүләкләргә лаек булу өчен күпме гомер кирәк булыр иде. Иртәдән кичкә кадәр, ураза тоткан хәлдә, сез Аллаһы ризалыгы өчен шундый олуг гыйбадәт кылдыгыз – меңләгән мөселманнарның уңайлы рәвештә авыз ачуына ярдәм иттегез. Аллаһы Тәгалә сездән разый булсын!

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы ифтарны уңышлы үткәрү өчен 1400 волонтер җәлеп ителде. Аның иң өлкәненә 79 яшь иде. Ифтарда катнашу өчен гаризалар 16 яшьтән кабул ителде. Шунысы игътибарга лаек, быел волонтерлар ифтарга әзерлекне 20 майдан ук башлап җибәрде: алар мәҗлесне үткәрү урынын оештырды, өмәләр үткәрде, өстәлләр куйды, келәмнәрне түшәде, азык-төлек әзерләү өчен әзерләде, яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм кипкән җиләк-җимешләрне юды. Ифтар үткәрү көнендә волонтерларга кунакларны каршы алу, күмәк намаз укуны оештыру, аш-су бирү һәм алга таба җыештыру бурычы йөкләнде. Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән яшьтәге кунакларны стадионда каршы алу өчен максималь уңайлы шартларны тәэмин итү өчен, оештыручылар 110 стюард катнашында навигациянең нәтиҗәле системасы өстендә эшләде.

VII Республика ифтарында куркынычсызлык чараларын тәэмин итү өчен стадион территориясендә 30 металлорамка, 4 интроскоп урнаштырылган һәм 30 шәхси сак предприятие вәкилләре, 2 ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләде.

Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары. Ифтарда аларның саны – 2500 тирәсе. Районнардан делегацияләр Казанның спорт объектына махсус транспорт белән килгән иде. Ифтардан соң халыкны автобуслар белән кайтарып кую да оештырылды.

Исегезгә төшерәбез: әлеге зур чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Казан-Арена» һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештырды.

Текст һәм фотоларның бер өлеше ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды: http://dumrt.ru/news/news_22226.html

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *