Разия апа мөфти бүләге белән
“Коръәннең яңа бастырылган Казан басмасы уку өчен бик уңайлы икән, Аны бастыручыларга Аллаһның рәхмәте булсын. Минем зур теләгем һәм үтенечем: яңа басма Коръәнне булдырырга миңа ярдәм итсәгез иде.”
Чаллыдан төзелеш ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе Разия апа Әрифҗанова мөфти Камил хәзрәткә шундый мөрәҗәгатен юллаган иде. Камил хәзрәт ветеранның үтенечен шундук канәгатьләндерде – аңа бүләк итеп Коръән китабын җибәрде. 14 ноябрьдә Чаллы мөхтәсибәтендә мөфти бүләген иясенә тапшыру булды. Бу эшне мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Руфат Насрединов башкарды.
Рәсемдә: Разия апа мөфти бүләге белән.