“Туфан” мәчетендә картларны хөрмәтләү мәҗлесе

9 октябрь көнне “Туфан” мәчетендә картларны хөрмәтләү мәҗлесе оештырылды. Кунаклар өйлэ намазына җыелдылар. Әлеге чара өлкән буынга һәм ата-анага карата булырга тиешле хөрмәт һәм мәрхәмәтлек турында кыскача вәгазь белән башланып китте. Өлкәннәргә хаҗилар бүләге – зәм-зәм суын да авыз иттерделәр, аннары дога кылынды. Мәҗлестә 60 тан артык кеше катнашты. Ахырда мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт өлкәннәргә бүләкләр таратты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *