Мөселман яшьләре спортта ярыша
28-нче октябрь көнне Алабуга шәһәренең физкультура-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол, кул көрәше, канат тартышу һәм гер күтәрү буенча спорт ярышлары булып узды. Чаллы мөселман яшьләре кул көрәшендә 1-нче һәм 2-нче, ә мини-футбол буенча 3-нче урыннарны отып кайттылар.
Ярышларга тик намаз укучы һәм профессионал спорт белән шөгыльләнмәгән мөселман яшьләре генә катнаша алды. Регистрация вакытында катнашырга теләк белдергән кешеләргә ислам кануннарына кагылышлы сораулар бирелде.