“Хәләл-Үзәк”тә 300 кешелек авыз ачу мәҗлесе

   16 июньдә Чаллыда иң күләмле ифтарларның берсе узды. Аны шәһәрнең 27 нче бистәсендә  урнашкан (“Сөембикә” мәчете белән янәшә)  “Хәләл Үзәк” (җитәкчесе Илдар хәзрәт Зияров) оештырды. Авыз ачу мәҗлесендә 300 кеше катнашты. Күп кенә яшь мөслимәләр ошбу чарага балалары белән килгән иде. Мәҗлес башланганчы алар өчен төрле кызыклы уеннар булды. Бина эченә сыймаучылар пылау белән урамда сыйланды. Анда да өстәлләр куелган иде. Соңыннан мәҗлескә килүчеләргә Рамазан ае бүләге – “Хәләл Үзәк” 2018 елга чыгарган китап-календарь таратылды.

Мәҗлестә шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр имамнары катнашты.

   Рәсемнәрдә: мәҗлестән күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *