“Чишмә” мәчетендә балалар өчен дини тәрбия курслары тәмамланды

1-10 июль көннәрендә “Чишмә” мәчетендә балалар өчен дини тәрбия курслары уздырылды. Анда балалар мәчет белән таныштылар, догалар һәм сүрәләр, намаз укырга өйрәнделәр. Шулай ук балалар өчен пәйгамбәрләр тарихы, мәчет әдәпләре дәресләре үткәрелде һәм төрле конкурслар, спорт уеннары да оештырылды.
Әлеге дини тәрбия курсларында 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 50дән артык бала катнашты. Курсларның соңгы көнендә аларның барысына да грамоталар һәм кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *