Мәчетләрдә уку елы тәмамлану уңаеннан чаралар
“Чишмә” һәм “Әбүзәр” мәчетләрендә балалар өчен уку елы тәмамланды. Шул уңайдан балаларга бәйрәм чаралары – конкурслар, уеннар, дини викториналар үткәрелде. Чараларда “Чишмә” мәчетендә 30 дан артык, “Әбүзәр” мәчетендә 50 бала катнашты. Азакта чәй эчү булды, бүләкләр һәм грамоталар бирелде.