Дини тәрбия чаралары

1-8 гыйнвар, кышкы ял көннәрендә шәһәребезнең Нур-Ихлас, Ихлас һәм Тәүбә мәчетләрендә балалар өчен дини тәрбия чаралары үткәрелде. Алар дәвамында балалар Коръән уку, ислам дине нигезләре дәресләре алды, төрле спорт уеннарында көч сынашты һәм мастер-класслар, викториналарда катнашты. Нур-Ихлас мәчетенә йөрүче балалар шулай ук Чишмә, Чаллы Яр мәчетләренә һәм J-Get балалар техник иҗат һәм робототехника клубына экскурсиягә дә барып кайттылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *