2024нче елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләнде

10 нчы мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, бүген Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде.

Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2024нче елның 11нче мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024нче елның 10нчы мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.

Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 нчы апрельдә.

Ураза бәйрәме быел 2024нче елның 10нчы апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Текст һәм фотосүрәт ТР МДН сайтыннан алынды: https://dumrt.ru/news/news/news_30223.html

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *