Җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булыйк

Ислам дине кеше тормышының барлык якларын да колачлый – безне яхшы гамәлләр кылырга, мәрхәмәтле һәм барлык кешелек өчен үрнәк булырга чакыра. Шушы хөкемнәр җәнлекләр белән мөнәсәбәттә дә чагылыш таба. Динебез безгә аларга карата йомшак, әмма шул ук вакытта гадел булырга, аларның безнең өстебездә булган хакларын үтәргә өнди. Пәйгамбәребездән (салаллаһү галәйһи вәссәләм) килгән хәдисләрдә җәнлекләрне җәберләү, рәнҗетү җәһәннәм утына, ә инде аларга мәрхәмәтлек күрсәтү җәннәт бакчаларына керү сәбәбе булуы турында әйтелгән. Әлеге темага кагылышлы бер хәдистә болай диелә:
“Бер юлчы сусыз кала һәм аның бик нык су эчәсе килә. Тегендә-монда бәргәләнеп, су эзли башлый. Йөри торгач, ташландык бер кое табып ала. Әлеге коега төшә һәм су эчә. Коедан чыгып юлын дәвам итә торгач, юл өстендә шулай ук сусаудан хәлсезләнеп аяктан егылган, телләрен асылындырган, авырлык белән генә сулап яткан бер этне күрә. “Карале, бу эт тә минем кебек сусау хисе белән яна бит”, – дип, әлеге этне бик жәлли. Кое янына кире бара. Тирән генә булган бу коега төшә. Читегенә су тутырып, коедан чыга. Барып, шушы эткә су эчерә. Әлеге гамәле өчен Аллаһ Тәгалә аның бөтен гөнаһларын гафу итә. Һәм җәннәте белән бүләкли”.
Төрле риваятьләрне истә тотып, без шушы кышкы суыклар вакытында шәһәребездә яшәүче җәнлекләргә булышлык күрсәтергэ теләп, ирекле эшчәнлек хәрәкәте башлап җибәрергә булдык. Беренче эш итеп “Нур-Ихлас” мәчете янындагы агачка кечкенә җимлек элеп куйдык, һәм ин шаа Аллаһ бу эшне дәвам итәчәкбез. Сез дә безгә кушылырсыз һәм калганнарга да үрнәк күрсәтерсез дип өметләнәбез. Моның өчен җимлек ясап кую һәм аны вакыт-вакыт кошлар ашарлык ризык белән тулыландырып тору да җитә. Шулай ук, бүтән кешеләргә үрнәк буларак аны фотога төшереп Instagram социаль челтәренә #islamchally хэштегы белән урнаштыра аласыз, чөнки Пәйгамбәребезнең (салаллаһү галәйһи вәссәләм) бер хәдисендә: “Изге гамәлгә өндәгән кешегә шул гамәлне үтәгән кешенеке шикелле үк савап язылыр” – диелгән.
Җимлек урнаштырудан тыш, урамда яшәүче мәче һәм этләрне дә игътибарсыз калдырмасак иде. Ашалмыйча калган вак-төяк азыкны чуп чиләгенэ ташламыйча, урамдагы йорт хайваннарына бирсәк, ин шаа Аллаһ, яхшы гамәл кылучылардан булырбыз.
Аллаһ Тәгалә ниятләребезне дөресләп, кылган изгелекләребезне кабул итсен.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *