Нур-Ихлас мәхәлләсе оешуына 30 ел

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә “Җен” сүрәсендә әйтә: “Мәчетләр Аллаһы Тәгаләнеке, Аллаһтан башка һичкемгә дога, гыйбадәт кылмагыз”.

Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчете мәхәлләсе төзелүгә быел 30 ел тулды.  Шушы күркәм вакыйгага һәм мәчет каршында белем бирүче күпфункцияле үзәк ачылуга бәйле чара мәртәбәле кунаклар катнашында бәйрәм рухында узды. Алар арасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре баш казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, төрле районнардан килгән имам-мөхтәсибләр, шәһәр имам-хатыйблары, башка күп кенә шәхесләр бар иде. Тантанага кадәр кунакларның күбесе Чаллыда төзелеп килүче Җәмигъ мәчетенең төзелеше белән танышырга өлгерде.

Чара шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның котлавы һәм Коръән аятьләре белән башланып китте. Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та, шәһәрдәшләрне шушындый матур бина ачылышы белән котлап, мөхтәсибәтнең эшчәнлеге өчен шәһәр хакиме Наил Гамбәр улы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Һәрчак уртак тел табып эшлибез, сезнең белән эшләве рәхәт. Яңа бинага укырга килергә теләүчеләрнең саны көннән-көн артыр дип өметләнәм”, диде ул, “Нур-Ихлас” мәчете мәхәлләсенә мэрның  Рәхмәт хатын тапшырып.

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең кыскача вәгазендә Коръәнгә булган мөнәсәбәт турында бик гыйбрәтле итеп сөйләп, күпләрне үзалдына уйланырга мәҗбүр итте: “Үзебезгә бер сорау бирергә кирәк: Коръән белән яшибезме соң? Коръән безнең тормышыбызда нинди урын ала? Күпме укыйбыз без? Һәр мөселман, иң ким дигәндә, аны елына ике тапкыр укып чыгарга тиеш.  Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) соңгы рамазанда Җәбраил галәйһиссәләм белән берлектә ике тапкыр укып чыккан Коръәнне…”

ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Мәчетне дә, мәдрәсәне дә, акчаң булса, төзеп куярга була, әмма кешеләр күңеленә мәчет салу авыррак, аны бернинди акча белән дә кертеп булмый. Яңа ачылган мәдрәсә кешеләрнең күңеленә мәчет салуга хезмәт итсен иде”, дигән теләкләрен ирештерде.

ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре бүлеге баш киңәшчесе Раил Гомәров: “Чаллыда мәчетләр, мөселманнар арасында фетнәләр юк, тату гына эшлисез. Бу –  Әлфәс хәзрәтнең һәм аның командасының, хәзрәтләрнең эш нәтиҗәсе, рәхмәт сезгә. Чаллыдагы зур проектларга килгән саен сокланып китәбез”, – дип чыгыш ясады.

Мәчет-мәдрәсәләр эшчәнлегенә һәрчак үзенең ярдәмен күрсәтеп килгән “Чаллы икмәге” генераль директоры Рафаэль Юнысов: ”Мәдрәсәләр яңа буынны дөрес яшәүгә өйрәтү өчен кирәк. Халыкның теле, дине булса, аның киләчәге бар дигән сүз. Аллаһ разый булсын хезмәтегезгә!” – диде үз чыгышында.

Бер генә бәйрәм дә бүләксез булмый. Бу тантаналы чара да искәрмә түгел иде. Үзләренең ихлас хезмәтләре белән ислам динен үстерүгә, мәхәллә тормышына  зур өлеш керткәннәре өчен аерым кешеләргә “Мөфтиятнең 30 еллыгы уңаеннан” медальләре, мөфтиятнең Рәхмәт хатлары һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Намаз укыганнан соң, бәйрәм кунаклары табын артына җыелдылар. Алар игътибарына мәхәллә тарихын кыскача чагылдырган видеоролик тәкъдим ителде.

Мәчет мәхәлләсе 1993 елның мартында шәһәрнең 48 нче бистәсендә оеша. Шушы елның 24 маенда шәһәр башлыгы Рәфкать Алтынаев бистәдә мәчет төзү өчен җир участогы бирү турында боерыкка кул куя. 11 сентябрьдә тәкбир авазлары астында изге йортның нигезенә беренче субайлар кагыла. Шушы көнне өйләнешүче пар  булачак мәчет нигезе янында аксакалларның тәүге хәер-фатихасын ала. Мәчетнең архитекторы – Валерий Манукян. Төп оештыручы – Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.

Мәчет үзенең эшчәнлеген сафка басканчы ук, 48/13 йортындагы префектураның бер бүлмәсендә башлап җибәрә. Бүлмә бухгалтерия һәм имам-хатыйб кабинеты ролен дә, халык белән аралашу урыны вазыйфасын да башкара. Бу чорда мәхәллә картлары бар вөҗүдләре белән изге эшкә, ярдәмгә кушылалар, бераздан төзелеш ишегалдында вакытлыча мәчет ролен үтәгән вагоннар барлыкка килә. Аксакаллар исемлеген тулысынча санамасак та, бу урында Сәетмәгъфур, Сираҗетдин, Газизулла, Гаяз, Габрахман, Фәрит, Галәветдин, Минхәлим, Габделсамат, Зәкәрия, Хәлим, Фаик һәм башка бабайларның исемнәрен хөрмәт белән искә алыйк. Бакыйлыкка күчкәннәренең урыннары оҗмахта булсын!

Бу чорда “Ихлас” мәдрәсәсе гыйлем үзәгенә әверелә. Мөгаллимә Зифинә Шәһхинурова болай дип искә ала: “Башта вакытлыча бирелгән бинада без Әзинә Хәйдәр кызы белән хатын-кызларны укыттык, ике Айратыбыз ир-атларны укыттылар. Беренче уку башланган елны 100 кеше килде. Хатын-кызлар күп булгач, безгә аерым уку бинасы бирелде. Анда 3 класс, hәркөнне иртәдән кичкә кадәр укулар барыр иде. Кышларын салкын, аяклар өшер иде. Әмма беркем дә зарланмас иде. Укытучыларыбыз Рузалия ханым белән Тәслимә апабыз арабыздан киттеләр инде. Бүген Рәхимә, Саимә, Гүзәл, Люция, Гөлсәрия, Зәкия ханымнар, Дәлфия, Мөнәзәhә, Клара апалар укыталар”.

“Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер”, диелә хәдистә. Ул чорда бик күпләр, Аллаһ ризалыгы өчен, шушы мәчет төзелешенә үзенең хәләл көче һәм хәләл малы белән ярдәм итте. Күңелендә иман нуры булган иганәчеләр дә табылды. “Сатурн” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Равил Фәйрузов һәм “Чаллы икмәге” генераль директоры Рафаэль Юнысовның шул чактан алып бүгенгәчә ярдәм күрсәтүдән туктаганы юк.

2005 елның 25 октябрендә дулкынландыргыч мизгел – күптән көтелгән мәчет ачылу тантанасы! 1993 елдан бирле вагоннарда килеш тә бөтен дини йолаларны үтәп, мәдрәсә эшчәнлеген алып барган, халыкка рухи таяныч булган мәчет чын мәгънәсендә сафка баса.

Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди. Шуны истә тотып, мәчетнең үзен генә түгел, ишегалдын да, орлык чәчеп, агач утыртып, гөлбакчсы итәргә ниятлиләр.  Аннан тыш, сабыйлар күңеленә иман орлыгы чәчү бурычы да беркайчан өстән төшми. Балалар өчен якшәмбе мәктәпләре, мавыктыргыч бәйрәмнәр, сабантуйлар, азан әйтү, коръән уку бәйгеләре оештыру – шуны күздә тотып үткәрелгән чаралар.

Танылган ислам галиме Әбү Али әл-Фидәил ибне Ийәд: “Әгәр дә Раббыбыз һичшиксез кабул итә торган бер догам булса, мин аны дәүләт башлыгы өчен кылыр идем”, – дигән. Ничек инде, дип аптырыйлар моңа! Галим болай дип җавап бирә: “Доганы үзем өчен генә укысам, бәрәкәте аз булыр, ә хаким өчен укысам, аның хәерен бөтен халык тоячак. Чөнки башлык гадел һәм тәкъва булса, аның халкы да шундый булачак!”. Аллага шөкер, Чаллы шәһәрендә кем генә җитәкче булып тормасын, ислам диненә хөрмәт белән карап, мөхтәсибәт һәм “Нур-Ихлас”  мәчете белән һәрчак һәерхаклы мөнәсәбәттә булдылар.

“Нур-Ихлас” мәчете бүгенге көнгә кадәр мөхтәсибәт һәм шәһәрнең җәмигъ мәчете ролен дә үтәп килде.

Мәчетнең эче нур белән, кешеләрнең күңелләре ихлас иман белән тулсын!

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

« из 2 »

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *