Иршат Гыйлметдин улы белән хушлашу

28 июнь көнне шәһәребезнең Яшьләр зиратында Шәйхаттаров Иршат Гыйлметдин улы белән хушлашу булып узды. Җәназа намазын Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мәчетләребез имамнары һәм Иршат хаҗиның туганнары катнашында Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевалиев уздырды.

Иршат Гыйлметдин улы 1995 елдан бирле Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып татар телендә ислам диненә багышланган “Ислам Нуры” газетасының төп спонсоры булып торды. Аның шәхси басмаханәсе, “Ислам нуры” рухи эшлекле үзәге тарафыннан дини китаплар, күп еллар дәвамында намаз вакытлары календаре бастырылып килде. Шулай ук Иршат хаҗи ел саен язгы каникуллар вакытында шәһәребезнең Ак мәчет мәдрәсәсендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен үткәрелгән Коръән уку бәйгесендә төп иганәчеләрнең берсе буларак та катнашты.

Аллаһы Тәгалә Иршат Гыйлметдин улына Үзенең рәхмәт-шәфкатен насыйп итсен, гөнаһларын ярлыкасын һәм оҗмах белән бүләкләсен иде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *