Дин әһелләре өчен мастер-класс үтте

24 октябрь көнне Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчетенең мәдрәсәсендә дин әһелләре өчен “Сөйләү осталыгы” буенча мастер-класс үткәрелде. Анда Менделеевск, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 35кә якын дин эшлеклесе актив катнашты. Чара дәвамында кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, Казан дәүләт мәдәният институтының театральләштерелгән концертлар һәм бәйрәмнәрнең сценаристы, консультанты – Шиһапова Илсөяр Илдус кызы, театр иҗаты кафедрасы доценты – Ибәтова Земфира Әдип кызы белән берлектә, тирән белемнәре белән уртаклаштылар, аудитория белән күнегүләр ясадылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *