Өлкәннәр көне уңаеннан аш мәҗлесе үтте

6 октябрь көнне шәһәребезнең “Нур-Ихлас” мәчетендә өйлә намазыннан соң өлкәннәр көне һәм мәүлид ае уңаеннан мәчет активы ярдәмендә аш мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлес Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның мәчет картларын тәбрикләве һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа сәламе булсын) тормышы турында кыскача вәгазе белән башланды. Азакта шушы чараны оештырган, аны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләр һәм илебез тынычлыгы өчен Коръән укып дога кылынды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *